Итәм кайчак бөтен инсанга нәфрәт,

Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Бу нәфрәттән туа күңлемдә хәсрәт.


Тула күкрәк ачы, яшьрен зәһәргә,

Ачу зәһре ага җан берлә тәнгә.


Сөеп тә алданып бер мәнне җандай,

Чәчә зәһрен күңел мәҗрух җыландай.


Бөтен инсан вә җир, күккә, нөҗүмгә

Күңел башлый, котырган күк, һөҗүмгә.


Өмидсезлек, усаллык, вәсвәсәләр

Зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр.


Өзеп барлык хәятымнан өмидне,

Димен: «Аһ! бар да бетте, бар да бетте!»


Димен: «Җирдә мәхәббәткә урын юк

Вә булмас, булмагандыр ул борындук!»


Менә шул чак керешеп эшкә, гакълым

Кушадыр тикшерергә хәлнең аслын:


— Кара, ди, әйлә син дөньяга дикъкать,

Бөтенләй сүнмәгән анда мәхәббәт.


Кара эзләп, табарсың син җиһаннан,

Бөтенләй китмәгән кодсият аннан.


Җәмигы әнбияның мәһде — дөнья,

Вә барча әүлияның ләхде — дөнья!»


Фәкать бу сүзгә күңлем һич ышанмый

Вә нәфрәт вәхшәтен һич ташлый алмый.


Менә шул чакта һич ис итмәгәндә,

Явызланган күңел хис итмәгәндә,


Ничектер табыла дөньяда бер мән,

Тулы күңле мәхәббәт хисе берлән.


Мөҗәссәм бер кешелек ул җылы җан,

Аны тәкрим вә тәкъдисне тели җан.

Аның берлән, итеп сохбәт, сөйләшсәм,

Яшермәстән бөтен күплемне ачсам,


Бетәдер ярасы рухнын вә хиснең,

Тигәндәй куллары гүя мәсихнең.

Сөйләшкән сүзләре гөлдәй тамадыр,

Сулаган сулышы баде сабадыр.


Тисә киеме генә яңлыш тәнемгә,

Туадыр бихисап шатлык җанымда.


Була җанга хозур бу ултырышта,

Сөйгән төсле канат берлән фәрештә.


Менә шунда ачы яшьләр түгәм мин,

Дәсисә, вәсвәсәләрдәй чыгам мин.


Тибәр күңлем моңарчы бер ләгыйньчә

Тибәдер «рәхмәтән лил-галәмин»чә.

Аңлатмалар үзгәртү

Дөнья — барлык пәйгамбәрләрнең бишеге.

Дөнья — барлык изге кешеләр өчен кабер.

Мөҗәссәм — җисемләнгән, күзгә күренә торган.

Тәкрим вә тәкъдис — хөрмәтләү һәм олылау.

Итеп сохбәт — сүз кушып.

Мәсих — пакьләүче.

Баде сабадыр — иртәнге җилдер.

Дәсисә, вәсвәсәләр — алдау һәм коткылар.

Ләгыйньчә — шәйтанча, иблисчә.

Рәхмэтән лил-галәмин»чә — бөтен дөньяга рәхмәт салучыдай.

Бер мән — билгесез зат, кеше.

Инсан — кеше.

Мәҗрух — җәрәхәтләнгән.

Нөҗүм — йолдызлар.

Борындук — борында (элекке заманда) ук.

Кодсият — изгелек.