Белемнең чиге юк

(Югослав халык әкияте)


Борын-борын заманда бер карт Акыл иясе яшәгән. Күпне күргән булган ул, шуңа да күпне белгән.

Кышкы салкын кичтә Акыл иясе, учак янына утырып, уйланып утыра икән. Шулчак кемдер ишек шакыган. Күршедә яшәүче кечкенә кыз бала кергән булган.

– Бабакай, – дигән кызчык. – Безнең учак сүнде, өч кенә кисәк утлы күмер бирмәссеңме?

– Бирәм, балакаем, – дигән Акыл иясе. – Тик син аны ничек алып чыгарсың икән?

– Уч төбемдә алып чыгам, бабай, – дигән кызчык.

Акыл иясе көлеп җибәргән:

– Син нәрсә, балакаем, кулыңны яндырачаксың бит!

– Борчылма, бабакай, яндырмам, – дигән кызчык.

Учак янына килгән дә, аның кырыендагы салкын көлне калын итеп уч төбенә җәйгән. Аннары шуның өстенә утлы күмерләрне тезгән. Ул чыгып киткәч, карт Акыл иясе тирән уйга чумган. Бераз утыргач, бармагын өскә күтәргән дә, үзенә-үзе болай дигән:

– Кечкенә кыздан да нәрсәгә дә булса өйрәнергә мөмкин. Белемнең чиге юк аның.