Без сыныйбыз көчебезне (Такташ)

Без сыныйбыз көчебезне
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Без сыныйбыз көчебезне


Кызыл көрәшчеләр, сәлам белән
Мин хатымны сезгә башлыймын;
Зур бурычлар тора алгы көндә,
Шул турыда язып ташлыймын.

Совет иле — җирдә бердәнбер ил;
Башка җирдә
Теге зур корсак кешеләр торалар,
Алар көне-төне безнең илне
Җимерү өчен план коралар.

'Коминтерн-фәлән язган, диеп,
Әллә кайдан хатлар табалар,
Колак ишетмәгән, күз күрмәгән
Ялганнарны безгә тагалар.

Буржуйларга безне бетерү кирәк,
Сугыш кирәк буржуй халкына,
Базар кирәк,
Безнең ирекле илне
Алу кирәк тырнак астына.

Ансы булмас!
Без сугышны үзебез теләмибез,
Була икән —
Каршы тору юлын белербез,
Фронтларга көчле — җимрелмәслек
Корыч колонналар бирербез.

Ләкин дошман көчсез түгел,
Бүрек белән
Егып булмас аның көчләрен,
Күзне йомып аткан ядрә белән
Коеп булмас аның тешләрен.

Дөрес,
Буржуйларда булган танклар
Бездә дә бар-барын; шулай да
Эшкә салкын карап, өйрәнмәсәк —
Эшләр барып чыкмас уңайга.

Без сугышны үзебез теләмибез,
Без тынычлык җирдә телибез,
Без беренче, җирдә
Бөек, тигез
Социализм илен төзибез.

Шушы илне тыныч саклау өчен,
Авырлыкка-нигә карамый,
Өйрәнергә кирәк.
— Әй, без болай да
Җиңәрбез! — дип тору ярамый.

Сез, дусларым, менә маневрда
Көчегезне инде сынагыз,
Без үзебез сездән,
Бурычларын
Үтәрләр, дип көтеп торабыз.

Авыр булыр,
Төннәр йокламагыз,
Ләкин сынатмагыз, карагыз!
Сезгә уңыш теләп, иптәшләрчә
Сәлам яза
Такташ агагыз.


?