Батыр песи турында әкият

Батыр песи турында әкият

(Сафа Гыйльфан әкияте)


Борын булган, ди,

Бер аучы кеше.

Песи тоткан ул

Булмагач эте.

Көннәрдән бер көн

Киткән ул ауга,

Песине алып

Ерак урманга.

Көн буе йөргән

Болан сагалап,

Ә атып еккан

Кичкә табарак.

Тик менә бәла:

Нихәл итәргә,

Боланны ничек

Алып китәргә.

Болан бик авыр —

Унбиш пот булыр,

Алып кайтырга

Бик ерак юлы.

Бераз уйлагач,

Чара табыла:

Аучы песине

Сакта калдыра.

Үзе авылга

Китә ат эзләп,

Песигә әйтә:

— Кара, нык күзәт!

Песи ялгызы

Боланны саклый,

Батыр күзәтә

Ул тирә-якны.

Нәкъ шул чагында

Хәйләкәр төлке,

Карт аю,

Бүре,

Куян

Һәм керпе

Урман читләтеп

Узып баралар

Песине күргәч,

Туктап калалар.

Песи мыраулый,

Күзләре яна,

Боланның канын

Маташа ялап.

Бу хәлне күреп

Аю аптырый,

Имәндәй юан

Тезе калтырый.

Ай-һай гайрәтле

Мут җанвардыр, ди.

Болан тоталгач,

Көч тә бардыр, ди.

Ни хәйлә табып

Якын барырга,

Ничек артельгә

Аны алырга.

Хәйләкәр төлке

Шәп хәйлә таба,

Үз планын ул

Уртага сала:

— Син, аю, күптән танылган

Умартачы лабаса,

Узды гомрең корт талап һәм

Туктамый гел бал ашап.

Бер умарта күтәрергә

Җитәрлек көчең дә бар,

Чаккан өчен кортларыннан

Аласы үчең дә бар.

Син китер нәкъ шушы җиргә

Бер умартаны алып,

Бик симез кәрәзле булсын

һәм агып торсын балы.

— Син, бүре, чап син авылга,

Бер йөгер дә өч сикер,

Фәләнетдин мунчасының

Казанын монда китер.

Тик кара, мутланма — кермә

Син сарык абзарына,

Анда бик тирән казылган

Киң бүре базлары бар.

Ә менә безнең кадерле

Зур колак куркак куян

Күп итеп чыбык җыяр да

Керпе дус ташып куяр.

Мин барам хәзер авылга

Бер кеше абзарына,

Ул кешенең йөзгә якын

Бик симез казлары бар.

Мин тотам да иң симезен

Шунда ук муенын борам,

Ә дигәнче ул авылга

Мин барып кайтам урап.

Без асарбыз да казанны

Ут ягып, таган корып,

Куырырбыз казны шәпләп

Тоз салып, баллап торып.

Килми калмас, сизгәч, батыр

Балда пешкән каз исен.

Ул чагында инде безгә

Берни тормас танышу.

Төлке планын

Кабул иттеләр,

һәм үтәү өчен

Чабып киттеләр.

Ярты сәгатьтән

Кире кайттылар,

Бал һәм каз салып

Казан астылар.

Бәхеткә каршы

Җил уңай исеп,

Илтә песигә

Тәмле ит исен.

Баллы ит исе

Кергәч борынга,

Песи чыдамый —

Шунда борыла.

Күзләре яна,

Үзе ялана,

Бер-ике атлый

Казанга таба.

Моны күргәчтен,

Карт аю,

Төлке,

Соры тун — бүре,

Куян

һәм керпе

Постылар бар да

Якын тирәгә,

Менде карт аю

Биек имәнгә.

Тәгәрәп керде

Үләнгә керпе,

Куакка посты

Куян һәм төлке.

Бүре сайлады

Чыбыклар астын,

Ялгызы шунда

Керде дә ятты.

Песи ялманып,

Казанга якын

Килеп утырды

Бөкләп аягын.

Яткан урынында

Бүре һич түзми,

Чыбык астыннан

Песине күзли.

Бүре кыймылдый,

Кыштырдый чыбык.

Тора җитмәсә,

Койрыгы чыгып,

Кыштырдаганга

Песи сискәнә,

Карый як-якка,

Үзе иснәнә.

Койрыкны күргәч,

Күсе дип белеп,

Песи койрыкка

Ябышты килеп.

Бүре мескеннең

Күзе акайды,

Сикереп чыгып

Урманга тайды. Куркып бүредән,

Песи пырхылдап

Агачка менде

Кабыгын тырнап,

Агач башында

Утырган аю

Егылып төште,

Аягы таеп.

Песи куркып

Коты алынды,

Аягы сынды,

Башы ярылды.

Куакка поскан

Куян һәм төлке

Аунап көлделәр...

Аларга көлке!

Шунда куянның

Ирне кителде.

Шуннан бирле ул

Китек иренле.