Бас, кызым Әпипә! (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

БАС, КЫЗЫМ ӘПИПӘ үзгәртү

(Такмак-табышмак)


Бас, кызым Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

Әпипәнең табышмагын

Чишеп кара, ичмасам.


Бас, кызым Әпипә,

Ребусларга ни җитә!

Математик күнегүләр

Нейроннарны биетә.


«БАС + КЫЗЫМ = ӘПИПӘ»

Дип язылган ребуста.

Хәрефләрнең артларына

Өифрлар кереп поскан.


Бас, кызым Әпипә,

Санак төймәләренә.

Табышмакка җавабыңнан

Зирәклегең күренә.


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.