Бал сатучы Төлке

(Әмирҗан Моталлапов әкияте)


Урманнан барганда, Аю Төлкене сыртыннан эләктереп алган да:

— Бик ачыккан идем, хәзер мин сине ашыйм, пумала койрык, — дигән.

Куркуыннан Төлке калтыранырга керешкән, теле тотлыккан, авызыннан сүзе чыкмый ди. Бераз һушына килгәч:

— Аю әфәнде, мине ашаудан сиңа хикмәт юк. Мин бик кечкенә, йоным гына кабарган минем. Умарталыкка бар син. Анда яңа аерткан балга кылкынырсың, иртәгәгә дә калыр, — дигән ул. Аю тырнагыннан ычкыну җаен чамалап.

— Балны умартачы мылтык белән саклый. Анда барып әҗәлгә тарысым килми, — дип җавап биргән Аю.

— Әле мин шуннан гына килдем. Умартачы авылга китте. Кичкырын гына умарталыкта булачак, — дип, Төлке Аюны котыртуын дәвам иткән.

— Әйдә, алайса, алып бар. Чамала аны, әгәр алдасаң, берсүзсез үзеңне ашыйм, — дип кисәткән Аю Төлкене.

— Ничек алдыйм инде?! Аланлыктагы амбар эче тулы бал. Тәпәне-тәпәне белән өелеп тора. Беркөнне үзем барып ашадым, — ди Төлке.

— Амбарга ничек керәбез? — дип сораган Аю.

— Бернәрсәсе юк аның! Почмагыннан күтәрәбез дә эчкә — елт, — дип мактанган Төлке.

Сөйләшә-сөйләшә умарталы аланлыкка килеп җитәләр болар. Төлке амбар почмагына барып ябыша. Кызарына-бүртенә, ләкин ниргә селкенергә дә уйламый.

— Аю әфәнде, бик аздан гына тора, бераз ярдәм ит, — ди Төлке янәшәсендә басып торган Аюга.

Төлкенең булдыксызлыгына ачуы кабарган Аю җан ачуы белән почмакны күтәрә. Амбар чак-чак аумый кала. Ярык ачылгач. Төлке ике бүрәнә арасына агач кыстыра һәм Аюга эчкә керергә куша.

— Тәпәннәрне күтәрергә минем көчем җитми, — ди ул.

Аю амбарга керә дә тәпән-тәпән балларны тышка ыргыта. Аю соңгы тәпәнгә барганда, Төлке ярыкка кыстырылган агачны төртеп төшерә. Аю эчтә ябылып кала. Хикмәтнең асылын аңлап, ул:

— Нишлисең, мөртәт? — дип акыра.

— Кыстырган агач сынды, Аю әфәнде. Син тавыш кубарма. Хуҗаның ишетеп килеп җитүе бар. Атты үтерде булыр. Түз. Почмакны күтәрергә минем генә көчем җитми, хәзер җәнлекләрне җыйнап алып киләм, — дип. Төлке тәпәннәрне урманга тәгәрәтә. Аларны яшереп бетергәч, үзе дә югала.

Аюның амбар эченнән исән чыкмаячагына тәмам инанган Төлке җәнлекләр базарына юнәлә. Һәркем күрерлек урын сайлап, бал сатарга керешә.

— Балны каян алдың? — дип кызыксыналар җәнлекләр.

— Аюдан таладым, үзен амбарга ябып куйдым, — дип мактана Төлке.

Аның сүзенә ышанмыйлар, көләләр генә. Моңа Төлкенең ачуы кабара:

— Ышанмасагыз, алып барып күрсәтәм, — дип шапырына ул, күкрәгенә сугып.

Китәләр җыелышып. Аланлыкка җиткәч, җәнлекләр агачлар арасыннан умарталыкны күзәтә башлыйлар. Амбар алдына якынаймалы түгел, аның тирәсендә умартачы йөри.

— Менә хәзер күрерсез. Абзагыз япкан Аю нишләр икән? — ди Төлке, амбар ишегендәге йозакка ачкыч тыгучы умартачыга күрсәтеп.

Барысы да сагаеп калалар. Ишекнең ачылып китүе була, эчтән томырылып Аю чыга. Алдына-артына карамыйча урманга сыза. Умартачы, һушына килеп, артыннан атканда. Аю әллә кая җиткән була инде.

Урман җәнлекләре Төлкенең тапкырлыгына, батырлыгына сокланалар. Сүз гел шул хакта гына бара. Төлкенең даны бөтен урманга тарала. Макталудан башы әйләнеп. Төлке үзен иң көчле, иң тапкыр җәнлек дип уйлый. Ул икенче көнне дә базарга бал сатарга китә. Сәүдәсе бик кызу бара, балны мактый-мактый алып торалар. Төлкенең бал сату хәбәре Аюга да ишетелә. Үз күзләре белән күрү өчен, ул базарга бара. Хәбәр хак булып чыга. Төлке, чыннан да, бал сата, янына озын чират тезелгән. Аю, чиратны ерып кереп, Төлкене эләктереп ала да тәпәндәге балга чумдыра. Аннары, умарталы аланлыкка илтеп, агачка бәйләп куя. Бал исен сизеп алган корт күче Төлке өстенә ябырыла.

— Коткарыгыз! Үләм!.. — дип ялварырга керешә Төлке.

Төлке чабаланган саен, кортлар үчләшә генә. Сырып алалар тегене. Бу тамашаны күзәтеп торган җәнлекләр Төлкене коткарырга батырчылык итмиләр, Аюдан шөллиләр. Төлке хәлсезләнеп, үләр дәрәҗәгә җиткәч кенә. Аю аны баудан ычкындыра, куак арасына алып ыргыта.

Шушы хәлләрдән соң Төлкегә «бал сатучы» кушаматы тагыла. Шул көннән соң Төлке көчлеләр белән бәхәсләшми, аларны алдамый башлый. Киресенчә, ярарга тырыша, ялагайлана гына. «Койрык болгау» дигән сүз шушы Төлкегә карап чыгарылган икән, дип сөйлиләр.