Балыкчы һәм балык турында әкият


Балыкчы һәм балык турында әкият

Александр Пушкин

Тулы исеме Александр Сергей улы Пушкин
Һөнәре шагыйрь, драматург

(Әхмәт Исхак тәрҗемәсе)


Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда

Карт белән карчык яшәгәннәр;

Искереп беткән бер землянкада

Нәкъ утыз өч ел бергә торганнар.


Карт балык тоткан зур ятьмә белән,

Җеп эрли булган аңарга карчык.

Бервакыт картка диңгез төбеннән

Чыккан ятьмәдә бары тик балчык;


Икенче тапкыр ятьмәсе чыккан

Диңгез үләне белән чорналып;

Өченчесендә бер балык чыккан,

Тик гади түгел, ә алтын балык.


Кеше күк шунда ул телгә килгән.

Картка ялынган: «Җибәр, дип, мине!

Ни теләсәң дә бирермен, дигән,

Җибәрсәң мине диңгезгә кире».


Куркуга төшкән карт моны күреп:

Нәкъ утыз өч ел балык тоткан ул,

Ләкин балыкның кешеләр кебек

Сөйли торганын очратмаган ул.


Шунда балыкны җибәреп суга,

Ягымлы итеп карт җавап биргән:

«Бар, алтын балык, хәерле юлга!

Бернәрсә дә мин сорамыйм синнән.


Үзеңнең зәңгәр диңгезеңә кит,

Иркендә йөреп, шунда гомер ит!»

Бу зур хикмәтне, кайтуы белән,

Сөйләп биргән карт, хәйранга калып:


«Бер балык тоттым бүген мин, дигән,

Тик гади түгел, ә алтын балык.

Шунда кеше күк ул телгә килде:

Җибәр син мине диңгезгә, диде;


Бирермен, диде, теләгән нәрсәң,

Зәңгәр диңгезгә кире җибәрсәң.

Әйбер сорарга күңел бармады,

Түләүсез генә җибәрдем аны».


Шунда карчыгы тиргәгән картны:

«Юләр син, дигән, ахмак, беркатлы!

Һич юк дигәндә сорап син аннан

Яңа тагарак аласың калган.


Тагарак безнең тәмам ярылган».

Диңгез буена карт тагын барган,

Диңгез аз гына чайкала икән.

Алтын балыкны чакыра башлаган,


Балык шунда ук килеп тә җиткән.

«Ни кирәк сиңа, карткынам?» — дигән.

Аңа баш иеп, карт җавап биргән:

«Кызган син мине, алтын балыгым!


Бик нык тиргәде мине карчыгым.

Мин карт кешегә тынгылык бирми,

Яңа тагарак кирәк миңа, ди.

Ярылып беткән безнең тагарак».


Ә балык әйткән аңарга карап:

«Кайгырма, бар, кит хәерле юлга,

Яңа тагарак булыр кайтуга».

Карт кайткан тагын карчык янына,


Яна тагарак — карчык алдында.

Карчык ныграк кыздырган картны:

«Юләр син, дигән, ахмак, беркатлы!

Тагарак сорап алып кайткансың!


Тагаракта бар күпме файда соң?

Бар, юләр, тагын, балыкка баш и,

Бу юлы инде сора аннан өй».

Диңгез буена карт тагын барган


(Зәңгәр диңгезнең өсте болганган),

Алтын балыкны тагын чакырган,

Ә балык килеп сораган аннан:

«Ни кирәк сиңа, карткынам?» — дигән.


Баш иеп тагын карт җавап биргән:

«Кызган син мине, алтын балыгым!

Тагын тирги бит мине карчыгым.

Мин карт кешегә бирми тынычлык:


Инде өй сорый ул явыз карчык».

Ә балык әйткән: «Ярар, тыныч бул,

Өегез булыр, бар, хәерле юл!»

Землянкасына карт кайтып киткән,


Ә землянканың эзе үк беткән.

Аның урынында инде тора, ди,

Кирпеч морҗалы, чарлаклы бер өй.

Имән генә, ди, капкалары да,


Карчык тора, ди, тәрәз янында.

Тагын бик каты тиргәгән картны:

«Юләр син, дигән, ахмак, беркатлы!

Ни дип сорадың аннан бу йортны?


Бар, тагын аңа баш иеп сөйлә:

Булмыйм мин надан авыл хатыны,

Зур бер байбикә буласым килә».

Баскычка чыгып карчыгы баскан:


Муенына ул энҗеләр аскан,

Кыйммәтле камзул аның өстендә,

Укалы калфак баш түбәсендә,

Бармакларында — алтын йөзекләр,


Аякларында — кызыл читекләр;

Хезмәткәрләре торалар алда,

Үтиләр аның йомышын бар да;

Кыйный аларны өстерәп чәчтән.


Шунда карт аңа болай дип дәшкән:

«Исәнме, саумы, байбикә ханым,

Хәзер бит инде ризадыр җаның?»

Карчык аңарга акырган гына,


Эшкә җибәргән ат абзарына.

Атна артыннан атналар үткән.

Карчык бөтенләй котырып җиткән:

«Бар, дигән картка, тагын диңгезгә,


Башыңны иеп балыкка сөйлә:

Буласым килми байбикә генә,

Ирекле патша буласым килә».

Карт куркып әйткән: «Нәрсә сөйлисең,


Тилердең мәллә бөтенләй, карчык?

Йөри белмисең, сөйли белмисең,

Көләр үзеңнән бөтен патшалык».

Карчык бу сүзгә ярсыган гына,


Салып җибәргән бер яңагына:

«Ничек кыясың тарткалашырга

Мужик башыңнан минем каршымда?

Юньләп әйткәндә тизрәк барып кал,


Юкса, якалап алып барырлар».

Диңгез буена карт тагын барган

(Диңгезнең өсте тәмам каралган),

Алтын балыкны тагын чакырган,


Ә балык килеп, сораган аннан:

«Ни кирәк сиңа, карткынам?» - - дигән.

Ана баш иеп карт җавап биргән:

«Кызган син мине, кодрәтле балык!


Тагын гаугалый бит явыз карчык,

Байбикә генә буласы килми,

Ирекле патша булырга тели».

«Кайт, — дигән балык, - сиңа изге юл,


Карчыгына әйт, булыр патша ул».

Карчык янына карт кире кайтса –

Патша сарае тора алдында.

Сарай эчендә, булып зур патша,


Карчык утыра өстәл янында;

Боярлар белән дворяннар шунда

Хезмәт итәләр аның каршында.

Эчә кыйммәтле эчемлек кенә,


Ашый печатьле прәннек кенә.

Усал сакчылар, балталар тотып,

Басып торалар тирә-ягында.

Бу хәлне күргәч, карт тәмам куркып,


Егыла аның аякларына:

«Гайрәтле патша, исәнме, саумы?

Әйт инде: хәзер күңелен ризамы?»

Күз дә салмаган карчык аңарга,


Күзе алдыннан кушкан куарга.

Шунда боярлар һәм дворяннар,

Җилкәләп алып, картны сөргәннәр,

Ишек төбендә торган сакчылар


Чак кына чабып үтермәгәннәр.

Ә халык көлгән аңарга карап:

«Шул кирәк менә, юләр, сиңа, дип,

Киләчәк өчен булыр бу сабак.


Утырма кеше чанасына», — дип.

Атна артыннан атналар үткән,

Карчык котырган, үтеп бар чиктән:

Боерган беркөн хезмәтчеләргә


Тизрәк тагын картны эзләргә,

Һәм алар картны эзләп тапканнар,

Карчык янына алып кайтканнар.

Шунда карчыгы боерган картка:


«Бар, башын иеп балыкка сөйлә:

Буласым килми ирекле патша,

Диңгез патшасы буласым килә,

Океан-диңгездә торасым килә.


Ә алтын балык булсын хезмәтчем,

Йомышка йөрсен, үтәп һәр эшем».

Карт аңа каршы бер сүз әйтмәгән,

Каршы килергә көче җитмәгән.


Диңгез буена тагын барса ул,

Күрә: диңгездә — кап-кара давыл:

Улап һәм үкереп йөри дулкыннар,

Ачудан алар кабарынганнар.


Тагын балыкны чакырып алган.

Балык тиз килеп сораган аннан:

«Ни кирәк булды, карткынам?» — дигән.

Аңа баш иеп карт җавап биргән:


«Алтын балыгым, кызган син мине,

Явыз карчыкны нишләтим инде?

Ирекле патша буласы килми,

Диңгез патшасы буласы иде, ди,

Океан-диңгездә торсам иде, ди.

Алтын балык, ди, булсын хезмәтчем,

Йомышка йөрсен, үтәп, ди, эшем».


Җавап бирмәгән балык һич моңа.

Күрсәтеп аңа койрыгын гына,

Диңгез төбенә чумган да киткән.

Карт шунда аны бик озак көткән.


Чыкмагач, кайткан карчык янына,

Тагын землянка күргән алдында;

Карчыгы шунда утыра карап,

Алдында аның — ярык тагарак.