Тынлык... Шундый авыр тынлык...
Гүрләр өелеп ята тирәмдә;
Үләннәре сары, кояш күрми
Кара гөлләр үскән чирәмдә
Тик утырам.
Кайгы шәлен ябынып, әй, кем,
Нигә һәр көн киләсең?
Киләсең дә
Төпсез күзләреңне
Еракларга табан тегәсең.
Ни көтәсең аннан?
Син җавапсыз?
Сары гөлләр синең кулыңда,
Үлем йоклап ята юлында.
Мин гыйсъянчы менә уңыңда
Карап торам.
Тынлык.
'Әбәд' үзенең тирән серен саклый:
Кемнәр килер аннан, билгесез;
Әйе, аннан кемнәр килер, белмим.
Әмма монда шундый авыр,
Шундый күңелсез...
Сүнгән күзле минем төнге дустым,
Әйт син миңа, җырлый беләмсең?
Җырлыйсы иде, шашып җырлыйсы иде,
Юкса, нинди хәсрәт, күрәмсең?
Әйе, кара төндә ерак зур урманда
Син җырладың.
Ялгыз җырладың,
Мин ишеттем;
Ләкин кайгылы иде,
Сагышлы иде синең җырларың.
Тукта! Мин дә җырлыйм:
'Бу төн мәңге булмас;
Кояш чыгар, дөнья ямьләнер,
Сары каберлекләр яшелләнер,
Кара гөлләр утка әйләнер;
Әйләнер дә —
Килер бакчачылар,
Каберләрне ватар, сүтәрләр,
Гүрләр өстен бизәп гөлләр белән,
Илаһи бер бакча итәрләр.
Шуннан —
Алар, көчле бакчачылар,
Шундый-шундый бер көй җырларлар,
Бар үлекләр чыгып каберләрдән
Таңга калып көйне тыңларлар'.
Син дә, дустым, җырла, ләкин хәят җырын!
Син ул җырны җырлый беләмсең?
Яки бер көл, шундый матур итеп!
Йә көл инде!
Келәмсең?
II
Бакчачылар!
Нигә соңладыгыз?
Юлыгызны җеннәр кистеме?
Яки өстегездән җәһәннәмнән
Чыккан сәмум җиле истеме?
Истеме?..
Бик күп инде, бик күп юлаучылар
Бу җирләргә килеп киттеләр;
Алар:
'Аннан, безнең арттан
Бакчачылар килә!'
Диеп хәбәр иттеләр.
Бакчачылар!
Нигә соңладыгыз?
Юлыгызны җеннәр кистеме?
Яки өстегездән ком бураны,
Көчле сәмум җиле истеме?
Истеме?..
Айлар, еллар үтә. Һаман әле
Гүрләр уелып ята тирәмдә;
Үләннәре сары; кояш күрми
Кара гөлләр үскән чирәмдә
Мин утырам.
Әбәд—мәңгелек (Һ. Такташ искәрмәсе.)
Сәмум җиле — эссе вакытларда чүлдә исә торган җил.