Бакалар кала сала (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

БАКАЛАР КАЛА САЛА үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Билгеле ки, камыштан

Бакалар текми ыштан.

Камыштан бака халкы

Кора йорт hәм каралты,

Ясый читән коймасын,

Гаражын hәм башкасын.


...Бервакыт җыелышта

Хәл итеп бертавыштан,

Карар кылды бакалар

Салырга Бакакала,

Сайлап куйдылар урын -

Күлнең камышлы кырын.


Бакалар аксакалы

Болай дип бакылдады:

«Сызганып куйсаң җиңне,

Кала төзү бик җиңел, -

Булсын гына тактасы,

Пычкысы hәм балтасы!


Бездә дәрт бар, көч-кодрәт -

Эш кораллары кирәк!

Иртәгә таң атуга

Йөз бака чумсын суга,

Тәүге чиратта алар

Алып кайтсын балталар!..»


Җикән җыеп кочакка,

Уйлан әле шул хакта:

Биш сәгатьтә биш бака

Таба алса биш балта,

Йөз бака йөз сәгатьтә

Ничә балта юнәтә?


Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.