Ачы тәҗрибә авазы

Сөям кайчакта бер-бер иптәшемне,

Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Аңар мин күрсәтәм күздә яшемне.


Кыйлам изһар аңар кайгы, моңымны,

Сөйлим бер-бер барымны һәм югымны.


Күренә ул мәхәббәтле күземә,

Куяр төсле бәһа һәрбер сүземә.


Алалмыйча теким күзне күзенә,

Чыгадыр балкыган нурлар йөзенә.


Килә шунда бер аваз әллә кайдан:

«Ышанма, дөньяда һәркемдә ялган!


Аның тик тышкы ягын син күрәсең,

Мәхәббәтле әһәмият бирәсең.


Тышыннан кызгану күрсәтсә дә ул,

Эчендә нәрсәләр ятканы мәҗһүл.


Әгәр күрсәң аның йөзендә нурны,

Бу нурга мәгънә бир син башка төрле:


Аңар син саф күңел берлән ышандың,

Эчеңдә кайгы, хәсрәттән бушандың.


Бушанды, пакь вә саф күңлең эчелде,

Тирә-якка шуның нуры чәчелде.


Йөзендә күргәнең нур иптәшеңнең

Нурыдыр саф күңел һәм күз яшеңнең.


Кара йөз ул, кара эч ул һаман да,

Мәхәббәт һәм кешелек юктыр анда!»


Менә шул чак тәмам мин аптырыйм да,

Аваз килгән тарафка бер карыйм да:


«Аваз! дим, иштеләсең, әйтче, кайдан?

Фәрештә кычкырамы яки шәйтан?!»


Җавабында аваз: «Син рәнҗемә, ди,

Минем исмем — ачы, карт тәҗрибә»,— ди.

Аңлатмалар үзгәртү

Кыйлам изһар — ачып бирәм.

Мәҗһүл — билгеле түгел.