Уйганам дәһшәтле бушлык,
Ташландык бер җирнең өстендә.
Тирә-ягым караңгы төн. Авыр, җансыз...
Кычкырам... Юк, юк беркем дә.
Беркем дә...
Исә җил, авыр, кайгылы;
Куркыныч көйләрне көйли ул,
Дәһшәтле серләрен — тарихын,
Бу җирнең кайгысын сөйли ул.
Тыңлыйлар йолдызлар, болытлар;
Ач үлем, коточкыч күзләрен
Юнәлтеп сөякләр өстенә,
Тик тора; кан алган йөзләрен;
Чәчләре таралган; агарган
Сакалы җир белән тиң аның.
Килмешәк баһадир, ялгыз ул —
Патшасы ташландык дөньяның.
Кулында — бар золым, җәбернең
Шаһите, коточкыч-куркыныч,
Кан белән бизәлгән, тутыккан,
Мәһабәт, ялангач зур кылыч.
Хөр илнең бәһадир уллары
Аягы астына егылган:
«Нан!» диеп тилмереп, калтырап,
Куллары асманга сузылган.
Нан — икмәк.
Асман — күк.