Ат белән Арба

Әхәт Гаффар
Тулы исеме Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров
Һөнәре драматург, журналист

(Әхәт Гаффар әкияте)


Яшәгән ди, булган ди бер Ат. Аның кушаматы Баһбай булган ди. Шундый да тәрбияле, күндәм, йомшак, тыңлаучан, белемле булган ди инде бу. Кайчан эндәшсәләр дә, дәшмәсәләр дә, һич карышмастан тәртә арасына чигенә-чигенә керә дә баса икән. Муенына камыт кидерсәләр дә килешкән, йөзен йөгәнләсәләр дә бирешкән, авызлык каптырсалар да азмаган, дуга кайтарсалар да каелган, ыңгырчак салсалар да ыңгырашмаган, аркалыкларында да арыккан, түшлекләгәндә дә өшәнмәгән, эшләя сузылганда да бөрешкән, дилбегә элгәндә дә бил бөккән, чыбыркы күрсәтмәгәндә дә чыгымчыламаган, тибәрсәләр дә тәртәгә типмәгән, сызгырсалар сыздырып узган, кыздырсалар кызган, арбасына ни төясәләр дә төянгән, чанасына ни салсалар да басылган.

Шулай итеп, нишләтсәләр дә эшләгән дә эшләгән. Ә тамагын туйдырырга, имеш, буш ләгән дә буш ләгән.

Ә бер дә бер Айлы төнне әлеге дә баягы Баһбай нишләгән? Аягүрә баскан килеш кешнәгән дә, и, кешнәгән.

— Миһа-һай! Күрәсеңме инде, Ай, — дип. — Әй-әй, ай-һай-вай, — дип.

Яхшы. Бер дә бер көнне сызылыплар торып Таң аткан ди. Баһбай яшел үлән күшәгән дә алдындагы агач тәпәннән уртлап-гортлап су эчкән, алсу телен өстән аска, уңнан сулга айкый-чайкый тоз түмгәген ялаган, чиләктәге йөзенә карап алгач, дагалы тоягы белән ут ялкыннарына да тиңсез озын ялын ян-якка тарап салган, берәм-берәм һәр тоягын караган, су шарламасыдай ташып, күз керфекләредәй күккә ашып торган койрыгын барлаган да:

— Биһа-һай! Миһа-һай да биха-хай! Күп җигелсәң, — аһ-аһ-ай…ә менә болай түгелме? Түгелне җиңү күңелле, — дигән дә ди, абзардагы аратасын ары тибеп, хуҗасының ишегалдына бәрепләр торып чыгып баскан, ди бу. Шуннан соң үз арбасының тәртәләрен тәртипләгән, дуганы сулдан уңга кайтарып салган, камытны чөелдерекләп кыскан, йөгән өзәңгесен дуга боҗрасы аша үткәргән дә уң тәртәгә чалып бәйләгән, ыңгырчакны ыңайлаган, аркалыкны түшәгән, түшлекне күтәрткән, эшләяне кайтарып япкан, авызлыкны чәйнәп өзгән дә Арбага кырын сузылып яткан.

—Тпр-реч-чү-ү! Әйдә, арба малкай! Тартып йөртә-йөртә мин сине дөнья гиздердем инде. Менәтерә минем дә илгизәр буласым килеп китте бит әле, — дигән ди, имеш.

— Мин сиңа арба түгел, — дип карышкан Арба.

Баһбай:

— Мине җиккәндә Арба идең, хәзер ул хәтле нәрсә булдың суң әле? — дип сораган ди.

— Ар-ба, — дип җавап биргән Арба. — Ә хәреф танысаң, укый белсәң, — Ба-ра булам. Беләсеңме, мин — барам!

И-и-и, шунда Арба бер кеткелдәп, бер кыл-тыр-мылтыр килеп, бер шыгырдап, кендеген бер шалтыр-мылтыр китереп, тәгәрмәч тырнакларын кыйшык-мыйшык көйләштергәләп, бөтен кадак-мадакларын, шөреп-мазарларын чы-гырдатып, көпчәк тугымнары күчәрләрендәге майларын чыкылдатып, чылбырларын шылтыр-мылтыр иттереп, тәртәләрен киереп, тирән итеп, киң итеп, иркен итеп бер сулыш алган да ди:

— Әй, аерылгысыз дускаем, аткаем да җанкаем Баһбай! Әйдә барыйк, дөнья карыйк, — дигәч, рәхәтләнеп, “дүрттәгәрмәчаяклап”, болыннарны иңләргә — урманнарны киңләргә, дәръяларны җиңәргә дип чыкканнар да киткәннәр. Йолдызлар арасына менеп җиткәч, түбәнтенгә әйләнеп карасалар, ни күрсеннәр: боларның хуҗасы ишегалдының кыл уртасында калган килеш үзенең сигездән үрелгән каеш чыбыркысын уңлы-суллы да, баш аркан да, җирне сыпырттырып та айкый да айкый икән.

— Һәйбәт бит, әйеме, — дигән Арба.

— Һа-һа-һай! — дип шатланган Баһбай.

— Чыбыркы йолдызларга хәтле җитми бит, әйеме, — дигән Арба.

— Чыбыркы йолдызларга хәтле җитми, — дип килешкән Баһбай.