Альпинист үрмәкүчләр (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

АЛЬПИНИСТ ҮРМӘКҮЧЛӘР үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Эльбрусларга тиң тауларны

Яулаган үрмәкүчкә

Күп катлы биек йортларга

Менеп төшү ул пүчтәк!..


Сузып җебен, менде бүген

Җиденче катка кадәр

Үрмәкүчләрнең җитезе,

Әйтерсең лә каскадёр.


Ә артыннан үргә таба

Үрмәкүчнең малае

Үрмәләде, әй тырышты -

Тирләп чыкты маңгае.


Өченче катка җиткәч, ул

Туктады ял итәргә...

Шуннан нәрсәләр булганын

Сөйләрмен тик иртәгә.


Җиде үлчәп, бер кат кисеп,

Әйтеп бирмәссең микән:

Үрмәкүч малае җепнең

Күпме өлешен үткән?



Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.