Алсу

Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Урам ташларына карлар ява,

Кар томалый чана юлларын,

Карда шуа-шуа Алсу килә,

Җиң эченә тыккан кулларын...

Җилгә каршы җылы сулышлары

Туңып бөдрә чәчен ак ясый,

Юл буена аны тирги-тирги,

Сүгнә-сүгнә кайта Газзәсе:

— «Алсу, тукта инде, акыллым,

Абау,

Тагын карга батырдың!.. »—

Ул үпкәләп читкә китә. Аны

Алсу тагын ялынып чакыра:

— «Кил, уйнамыйм, бетте...

Кил инде!»

Үзе—килсә, карга батыра.


Салкын карга басып Алсу килә,

Үзе көлә,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле...


Урам шаулый-шаулый төн уздыра,

Кемнең монда кемдә эше бар,

Һәрбер җылы тунлы кешеләрнең

Җылы бүрке, торыр төше бар...

Тик чаттагы бабай—«барабыз»ның

Бик үк әйбәт түгел тормышы,

һәр көн таңнан алып кичкә кадәр

Салкын урам — торган урнысы.

— «Җанкисәгем, бабай, «барабыз»!

Атың белән сатып алабыз,

Студентта акча бик күп була,

Әй,

Ун тиенгә илтсәң, барабыз!.. »


Алсу бүлмәсенә керү белән

Өске киемен алып ташлады,

Ватык көзгесенә карый-карый,

Карлы чәчен сүтә башлады...

— «Газзә, кара, ничек минем чәчләр

Бер-берсенә ябшып туңганнар... »

— «Карлы чәчләр сиңа килешә, Алсу,

Үз чәчеңнән матур булганнар... »

Алсу күзен алмый үзен карый, —

Үзе матур,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле...


Аңа бүген әллә нәрсә булган,

Бер җырлыйсы килә, бер көлә,

Бер онтылып, кинәт керфекләре

Бер ноктага килеп төртелә...

— «Ташта әле, Газзә, зачетыңны,

Их, үбәсем килә үзеңне,

Ну, үбәсем килә үзеңне,

Тыңла инде бер кат сүземне?.. »

Газзә, ирексездән эшен ташлап,

Сүгнә-сүгнә килә янына:

— «Тфү, каһәр суккан!

Ачуың килмәгәе,

Тоз саласын, инде каныма!

Син шул, кызый, үзен, зачетыңны

Бик соң хәзерләргә башлыйсың,

Үзең бездән алда биреп ташлыйсың,

Ә без... »

Ул Алсуга ачу белән карый,

Тик ачуы бик тиз басыла,

Алсу бала кебек елмая да

Иңнәренә килеп асыла...

Газзә түзми, аның сүзен көтә,

Үзе уйлый зачет бирәсен,

Алсу көлә-көлә күзенә карый,

Соң ул аңа нәрсә сөйләсен...

Сөйләсенме матур яшьлегенең

Зур елларга туры килүен,

Сөйләсенме җирне, бүгенгене,

Бар нәрсәне өзелеп сөюен...

Һәр кояшлы иртә аның өчен

Яна уйлар алып китерсә,

Бүгенгенең һәрбер матурлыгы

Үзе белән аны исертә...


Шуның өчен бүген ул төн белән

Бер хат язды карты исменә,

(Карты кемдер... )

Кәкре юллар ясап,

Сызып-сызып алды тиз генә.

Хатның соңгы юлы:

— «Бик сагынсаң,

Хатым бассын күңлен ярсуын,

Бик бәхетле синең Алсуың... »

Хаты белән бергә яңа төшкән

Рәсмен салды үзенең картына,

Кулына соңгы кабат рәсмен алып,

Шул сүзләрне язды артына:

«Бу — Алсуың синең,

Күрәсеңме,

Нинди матур булып утырган.

Кара, башкаларга мине алмаштырма,

Кадрем белеп яшә, чукынган!.. »

Коридордан басып Алсу килә,

Үзе матур,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле...


Ул дәрескә бүген бик соң килде,

Әллә кайда йөреп кичеккән.

Үзе соңга калган,

Үзе әле

Көлә-көлә керә ишектән...

Үзе дәрес тыңлый,

Үзе бер дә

Тыңламаган кебек итенә,

Үзе профессорның дәрсен яза,

Үзе аның борнын кәкре итеп

Төшреп куя дәфтәр читенә...

Үзе зачетларын хәзерләргә

Барыннан да соңрак тотына,

Үзе зачетларын башкалардан

Алдан бирә, алдан котыла...


Һәрбер нәрсә аңа, күп көч куймый,

Әллә ничек җиңел бирелә,

Янар яшьлегенең алсу таңы

Үтмәс төсле булып күренә.

Ул үзенә үзе хуҗа бүген,

Үзе акыллы, үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле...