Алма аша, алмашып (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

АЛМА АША, АЛМАШЫП үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Өч дус кызның һәрберсендә

Өчәр алмасы булган.

Алмалары - тел йотарлык,

Бал-ширбәт белән тулган!


Һәр кыз, берәр алма биреп,

Дус кызларын сыйлаган.

Барлыгы кызларның тагын

Ничә алмасы калган?


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.