Бик юашлатты мине яшьрен сөюдән җан көю,

Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю!


Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире,

Мондый хәлгә сабриталмас, булса да адәм дию.


Инде күңлем кясәсеннән яшьне түкмәккә җитә

Уйлаган вакътымда аңсыздан килеп тә «һай!» дию.


Үлде рух яшьрен мәхәббәттән,— хафа юк үлсә дә,— Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!

Аңлатмалар үзгәртү

Сабриталмас — сабыр итә алмас.