Авыл җырлары (Бишенче көлтә)

Мәкәрҗәгә баралар тәтәйләрнең ирләре;

Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Шушы вакыт тәтәйләрнең җөреп калган көннәре.


Таптамагыз, и тәтәйләр, Бакыр бабай бакчасын;

«Уйнаш»тагы яман күздән ходай үзе сакласын.


Җаңа бистә кызлары чигү чигә акчага;

Бу вахытта шулар җөри Ботански бакчага.


Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы;

Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.


Безнең урам — таш урам, ташу ага басудан;

Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан.


Бәдәлчеләр-мәккәчеләр җөри Казан шаулатып;

Бер сөяккә унлап эт бар, чәйнәшәләр даулашып.


Ике туры ат җиктердем, берсен сыңгар тәртәгә;

Баш хәерче Моратлары чыкмый ята Мәккәдә.


Шауладык без — «шуу!» иттек, кузгалдык без — «дуу!» иттек;

Эшсезлектән, эч пошканнан эшсез картка туй иттек.


Камил мәхзүм җырлап җөри борнын түбәнгә салып;

Ала карга кунып сайрый тел очларына басып.