Авыл урамы... - Мөдәмил Әхмәтов язган шигырь.

Мөдәмил Әхмәтов

Тулы исеме Мөдәмил Гыйлемҗан улы Әхмәтов
Һөнәре шагыйрь


Авыл урамы,

Ап-ак кар.

Эз дә төшмәгән әле.

Туп кадәр генә малайның

Тәпиләп киткән мәле...


Ап-ак кар,

Беренче эзләр...

Тәүге абынган урын...

Сулыш алырга да куркып

Урам күзәтә улын.


Ак тынлыкны мәңгелек дип,

Ялгышасың, әй, бала!

Ялгыз эз ап-ак тынлыктан

Буранга кереп бара.

Тормышка кереп бара.


Алда юл озын, буының

Чыныгыр әле, ныгыр.

Тик абыныр җир аз булмас,

Каршы җиле дә чыгар...


Егылырсың, чыныгырсың,

Алга карап бар гына...

Абынсаң,

Егылган җирең

Булсын тик ак кар гына.


Саташтырырлык бу аклык –

Әллә туй, әллә үлем...

Аклыкка уралган урам

Тәпи өйрәтә улын...


Илаһи,

Битараф аклык,

Сулышсыз калган урам...

Ак тынлыкны нәрсәгәдер

Юрарга куркып торам...