«Инде бу кырларда...» (Такташ)

«Инде бу кырларда...»
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


«Инде бу кырларда...»


Тамбов урманнарын ташлап китәм,
Нишлим? —
Шау-шуларга күңел чыныккан,
Давылларда туып канатланган
Бунтарь йөрәк кача тынлыктан...

Инде бу кырларда
Чикләнәлми минем теләгем,
Мәңгелеккә, беләм, мине моннан
Алып китә бунтарь йөрәгем!..
Сау булыгыз, кырлар,
Хәзер инде
Минем күңлем шәһәр кулында;
Бәлки, соңгы кабат шул урында,
Авылым! —
Уйлыйм синең киләчәгең,
Бәхетле көннәрең турында...
— Киләчәктә синең урманыңны
Яман куллар урлап кисмәсләр,
Малайларың синең, безнең кебек,
Кыяр, шалкан урлап үсмәсләр...
Киләчәктә синең кәҗәләрең
Кеше бакчасына кермәсләр,
Тәүфыйкланыр инде этләрең дә,
Чалбар төбен кабып өзмәсләр...
'Парча' суларың да куермыйча,
Уймакланып ишелеп аксыннар,
Уңган киленнәрең бер-бер артлы
Алма кебек уллар тапсыннар!..
Авылым!
Инде синең урамыңда
Чикләнәлми минем теләгем,
Мәңгелеккә, беләм, синнән мине
Алып китәр бунтарь йөрәгем...

Соңгы сәлам сезгә, дус карчыклар,
Тиздән үләр сезнең күбегез,
Үлгән чакта миңа тәүфыйк теләп,
Җан азабы күрми үлегез!..
Сау булыгыз инде,
Сау булыгыз,
Күрешмәбез, шаян этләрем,
Инде моннан соң сез, туры килсә,
Таламагыз шәһәр кешеләрен!..
Чөнки,
Хәзер инде безнең законнарда
Андый эшләр бер дә ярамый,
Шәһәр этләре дә гакылланды,
Борынгыдай,
Авыл халкын күрсә таламый...

Комсомоллар!
Минем күз карашым
Соң мәртәбә сезгә тегелгән,
Авылыбызны Ленин юлы белән
Чыгарыгыз тормыш төбеннән...


?