Хуҗа белән хезмәтче

Хуҗа белән хезмәтче

(Югослав халык әкияте)


Бер Останың Петар атлы ярдәмчесе булган.

– Менә сиңа акча, – дигән бервакыт аңа хуҗасы. – Базарга барып, борчак алып кайт.

– Яхшы, хуҗам, – дигән аңа Петар. – Борчак булмаса, хәлвә алырга ярыймы?

– Борчак булмаса, ясмык алырсың, – дигән Оста.

– Тыңлыйм, хуҗам, – дигән Петар. – Ә ясмык булмаса, аның урынына хәлвә алырга буламы?

– Ясмык тапмасаң, тары ярмасы ал, – дигән хуҗасы.

– Шулай эшләрмен, хуҗам, – дигән Петар. – Тары ярмасы да булмаса, бераз гына хәлвә алсам, ярар бит?

– Тары ярмасы булмаса, бераз он булса да алырсың!

– Йөгердем, хуҗам! – дигән Петар. – Инде он да булмаса, хәлвә алырмын, әйеме?

Останың ачуы чыккан:

– Калдык-постыкны булса да алып кайт! – дип кычкырган ул хезмәтчесенә.

– Ярый, ярый, хуҗам! Ничек әйтсәң, шулай эшләрмен! Сиңа калдык-постыкны алгач, калган акчага үземә хәлвә алсам буламы соң?