Алтын канатлы кош

Алтын канатлы кош

(татар халык әкияте)


Бер патша була. Патшаның бер бае була, ышанычлы бае. Патша байга мондый боерык бирә, ди:

– Син миңа фәлән пот ипи, фәлән пот ит, фәлән пот май бир, – ди.

Теге бай крестьянны талый башлый, таламыйча бирмиләр. Анысын түләсәләр, монысын китереп сала патша. Менә бу бай картая да үлә.

Үлгән вакытта малаена әйтә:

– Патша эшенә катнашма, шушы байлык җитәр, аша да ят. Мин сиңа бер тай калдырам, башыңа авырлык килсә, шул тай белән киңәшләшерсең, – ди.

Хәзер теге малайга унсигез яшь тула. Аны патшалар чакырып алалар.

Әйтә моңа патша:

– Синең әтиең бик булыша торган иде, син бер дә булышмыйсың, каланы яктыртырга яктылык кирәк иде, – ди. Элек-трлар-мазарлар булмый әле ул чагында.

– Ярар, – ди егет, – тапсам алып кайтырмын, – ди.

Тае янына кайта да әйтә бу:

– Шулай дип әйтә патша, – ди.

Тае әйтә:

– Ярар, монысын эшләрбез, эш кушып йөдәтер инде ул, – ди.

Төнлә тае белән күтәрелеп очалар болар. Кырык чакрым биектә бер кош канатын өстенә куеп йоклый икән, шуның бер каурыен урлап төшәләр. Моны алып төшеп куя бу үзенең өенә. Бөтен кала яп-якты була.

Патша килеп карый да моны:

– Моның кошы да булырга тиеш, син кошын да алып кайт инде, нәрсә кирәк булса, шуны бирермен, – ди.

Теге егет тагы тае янына чыга.

– Әйтәм бит, әле бу гына булмас, – ди тае. Төнлә, тай белән очып, теге кош янына менәләр.

Бу, кошның өстенә кулын аркылы куеп, аны кочаклап алып төшә.

Моны алып төшәләр дә патшага бирәләр. Патша моңар читлек ясата. Кош сайрап җибәрә хәзер, бөтен халыкның һушы китә. Патшаның каласы хәзер яп-якты инде кош та булгач. Кош хәзер әйтә:

– Мин тагын да шәбрәк сайрар идем, элек кымыз биясенең сөтен эчә торган идем, ди. Миңа кымыз биясе алып кайтыгыз, мине алып кайткан егет аны да алып кайта алыр, – ди.

Шуннан бу егетне тагын чакыралар патшага.

– Шул бияләрне алып кайта алмассыңмы? – дип әйтә патша.

– Ярар, – ди теге егет.

Аты янына кайта. Аты әйтә моңар:

– Ярар, кырык бер кат күннән өстемә кием тектерсеннәр, мин типкәнгә чыдарлык итеп дагаласыннар, – ди.

Барып әйтә теге егет:

– Минем атыма шундый-шундый кием тектерсеннәр, шундый-шундый итеп дагаласыннар, – ди.

Атны китереп дагалыйлар. Ат тибеп җибәрә, типкән саен дагасы ватыла. Моңар хәзер чит илләрдән осталар эзлиләр. Америкадан килеп чыга бер оста. Бу атны шундый итеп дагалый, ат чуен баганага китереп тибә, дага анда да ватылмый.

Теге егет:

– Булды бу, – ди дә атны алып чыгып китә.

Бик күп көннәр баргач, диңгез эченә кертеп җибәрә бу атны.

– Мин үлсәм, кан чыгар, – ди, ат әйтә, – үлмәсәм, сөт чыгар, карап тор, – ди.

Бу егет карап тора: диңгез өстенә сөт чыга. Бер заман бу бияне алып чыга диңгез өстенә. Тайның кырык бер кат киемен өзгәләп, үзенең итләрен талап, яралап бетергән булалар. Бу тай чыга да егыла.

– Үлмәсәм, бер айдан килеп алырсың, – ди.

Егет биягә атланып кайтып керә. Кайтып керә дә патшага кертеп бирә ачуланып.

– Атымны харап иттердең! – ди.

Патша бу бияне саву өчен, көн саен бер солдат куйдыра. Тибә дә үтерә, тибә дә үтерә теге бия. Шулай иттереп бер ай дәвам итә бу. Бер айдан соң теге коштан сорый патша:

– Ничек саварга моны? – ди. – Солдатларымны үтереп бетерә бит, – ди.

Теге кош әйтә:

– Мине кем алып кайткан, шул савар аны, – ди. Теге егет атын алып кайткан була хәзер, аты терелгән була инде. Аты әйтә:

– Менә сиңа камчы, ди, сул як кабыргасына китереп сук, үзе сау диеп торыр, – ди.

Камчы белән шундый китереп суга егет, бер савуда ун чиләк сөт бирә теге.

Хәзер кош әйтә инде патшага:

– Фәлән диңгез аркылы чыккач, бер патшаның кызы бар, шуны да алып кайтсак,, бөтенебез дә җыелыр идек, күңелле булыр иде, – ди.

Теге малайны тагы чакыралар патша янына. «Ярар», дип кайтып китә инде бу. Аты әйтә:

– Менә нәрсә, ди, шундый бер кораб эшләсеннәр, тавышы да чыкмасын, тыны да чыкмасын, ди. Үзе шәп йөрсен, эзе беленмәсен, ди, корабта унике сәгать булсын, уникесе дә йөрсен, уникесе дә гел уникедә генә торсыннар, – ди.

Хәзер болар корабны ясаталар, – юк, барып чыкмый, дөберди торган була. Шулай да бер оста килеп чыга. Ясап куя бу корабны. Бу кораб үзе шәп йөри, эзе беленми, дөбердәми. Унике сәгатьнең уникесе дә йөри, барысы да гел уникедә генә торалар.

Хәзер бу малай юлга дип һәртөрле җимешләр, лимонадлар, конфетлар ала, алтын урындыклар ала. Чыгып китә бу. Барып җитә теге патшалыкның җиренә. Шәһәр ярына барып туктый. Теге патша кызы күрә дә, моның корабының матурлыгына исе китә.

– Миңа бик тәмле конфет чыгар әле, – ди.

Бу егет әйтә:

– Кирәк кеше үзе кереп алыр әле, – ди. Кыз тагы кычкыра тегеннән.

– Син генә түгел бит, син кермәсәң башкалар керер, – ди егет.

Түзәлми хәзер, керә теге кыз көймә белән. Конфетлар, җимешләр алып, алтын урындыкка утыра. Шул арада теге егет корабны җибәреп тә куя. Тавышы да чыкмый, эзе дә калмый...

Патша кызы сөйләшеп утыра торгач сәгатькә карый. Сәгать һаман да уникедә. «Иртә икән әле, ди, күп вакыт үтмәгән әле», – ди, һаман утыра теге кыз.

Кораб хәзер ярты юлга җитә, сәгать һаман уникедә, сизә хәзер теге кыз.

– Моңынчыга хәтле мине беркем дә урлый алмаган иде, каян көйләдең син моны? – ди.

Теге малай әйтә:

– Егет кеше шулай таба инде ул, – ди. Шуннан сөйләшәләр.

Егет әйтә:

– Мин сине фәлән патшага кәләшлеккә алып кайтам бит, – ди.

Патшага алып кайта моны. Патшага кайткач теге кыз әйтә: – Кырык пот бакырны кырык көн кайнатабыз, ди, шуның эченә алтын балдак салабыз, ди, шуны кереп алган кешегә генә барам мин, – ди.

Теге патша чуеннан кием койдыра хәзер өстенә, чуен киеме белән бакыр эченә чума. Чуены, патшасы-ние белән эреп бетә хәзер.

Алып кайткан кызын үзе ала бу егет.